Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат турында

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат — Татарстанның Актаныш авылында урнашкан дәүләт мәктәбе. XXI гасырда милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны үзгәртүче татар зыялыларын һәм лидерларын тәрбияләү максатыннан 2011 елда Министрлар Кабинеты карары нигезендә ачыла.

Гимназия Татарстанның иң яхшы 100 мәгариф учреждениесе рейтингына керде, авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләр арасында беренче булды.

100 урынлык заманча пансионы булганга күрә, гимназия «Тулы көнлек мәктәп» режимында эшли. Ерак төбәкләрдән килгән укучылар шимбә-якшәмбе көннәрендә дә пансионда кала ала.

Укучылар көненә 5 тапкыр сыйфатлы кайнар ризык белән дәүләт хисабына түләүсез туклана, ашханә хәләл ризык белән тәэмин ителгән.

Һәр укучының казанышлары гимназиякүләм рейтингта баллар белән бәяләнә. Иң югары балл туплаучы укучылар җәй көне чит илдә ял итә һәм инглиз телен камилләштерә. Соңгы елларда укучыларыбыз Мальтада, Испаниядә һәм Чехия ял итеп кайттылар.

Гимназиядә әхлак тәрбиясе кертелгән, теләге булган укучыларның якында гына урнашкан мәчеткә йөрергә мөмкинлекләре бар. Бердәм милли дресс-код бар.

Укучыларның сәламәтлеген кайгырту югары дәрәҗәгә куелган. Пансионда яшәүчеләр өчен һәр көнне иртәнге күнегүләр, кичләрен чаңгыда шуу, боз сараенда шөгыльләнү, футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон түгәрәкләре каралган. Атнага кимендә бер тапкыр һәр укучы бассейнда йөзә.

Гимназиянең өстенлекле ягы – өстәмә белем бирү программасы. Анда милли тәрбия бирүче дәресләр дә, инглиз һәм төрек телләре, философия, психология, латин теле, хореография, вокал, менталь арифметика, программалаштыру, 3D-модельләштерү, шахмат, дебатлар, лидерлык дәресләре дә бар.

Җәй көннәрендә гимназия-интернат базасында “Бүләк” төбәкара милли-мәдәни профильле сменасы уздырыла. Бу – җәйге мәктәп чоры: укучылар күңелле итеп ял итеп кенә калмыйлар, файдалы күнекмәләр дә үзләштерәләр, олимпиадаларга әзерләнәләр, чит илләрдән килгән остазлар белән инглиз телен өйрәнәләр. Сменаларда гимназия укучыларыннан тыш Россиянең 20ләп төбәгеннән балалар ял итә.

Укытучылар һәм тәрбиячеләр коллективы — чын профессионаллар. 3 Татарстанның Атказанган укытучысы, 4 Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы ияләре, 4 Татарстан Республикасының «Мәгарифтагы казанышлары өчен» Күкрәк билгесе ияләре эшли монда. Коллективның 62% югары категорияле белгечләр. Гимназия укытучылары БДИ комиссияләре экспертлары да әле.

Гимназия-интернат укучылары һәм укытучылары күпсанлы проектлары белән данлыклы. Гарри Поттерны татар теленә тәрҗемә итү проекты нәкъ Актаныштагы сәләтле балалар гимназиясендә башланып китте. “Гыйлем”, “Мирасыбыз”, “Максат” проектлары – гимназияне тәмамлаган егетләрнең эше.

Уку елы дәвамында гимназиянең һәр укучы фәнни эш яки проект яклый, аны республика һәм илкүләм дәрәҗәгә чыгарырга өйрәнә.

Гимназия укучылары – олимпиадаларда җиңүче һәм призерлар. 2020 елда безнең 56 укучы республика олимпиадасында урын яулады.

“Хәзинә” бию ансамбле, “Ак нур” вокал коллективы республика бәйгеләрендә даими җиңүләр яулый, Актанышның горурлыгы булып тора. Быел бу коллективлар санына курайчылар төркеме дә кушылды.

2019 елда гимназиядә Әлфия Авзалованың беренче музее ачылды. Заманча җиһазланган интерактив музейда татар халкының бөек җырчысының тормышы һәм иҗаты белән танышырга, татарча караоке җырларга, уникаль экспонатларны күрергә була.

Гимназиянең “Сәйярә” иҗат төркеме татар телендә Шекспир иҗаты нигезендә театраль эскизлар куя. Бу – эксперименталь форматта эшли торган кабатланмас коллектив.

Укыту эшчәнлегенең югары сыйфатын БДИ нәтиҗәләре дә исбатлый. 2019 елда рус теле — 85 балл, математика — 81,2 балл, информатика — 90 балл, инглиз теле — 89 балл, физика — 79 балл, тарих — 79 балл.

Актаныш гимназиясе – ул киләчәккә юл. Безнең укучылар Казан, Чаллы, Мәскәү вузларында, чит ил университетларында белем ала, үзләрен креатив индустриядә, фәндә, медицинада, юриспруденциядә, инженер һөнәрләрендә таба.

Белем алу, яшәү һәм туклану түләүсез.

Гимназиянең 5-10 сыйныфларына укучылар имтихан аша кабул ителә. Бирем үрнәкләрен һәм кабул итү тәртипләрен tbsh.org/admission сайтында табарга мөмкин.

2020 елда сайлап алу имтиханнары 16,17 һәм 31 майда уздырыла.

Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей

Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей находится в селе Актаныш Республики Татарстан. Главный учебный и жилой кампус расположен у лесного массива «Нөркә». Это – современное двухэтажное учебное здание, жилой кампус (интернат) на 100 мест, дополнительный корпус, спортивные площадки, сад и зоны отдыха.

В гимназии-интернате обучаются 154 учащихся из регионов России и районов Татарстана, прошедшие через отборочные испытания. Помимо освоения академических знаний, они также получают национальное воспитание и готовятся стать частью интеллектуально-культурного сообщества. Знания и воспитание дают опытные учителя, воспитатели и наставники.

Наша миссия - воспитание татарской интеллигенции 21 века, способной быть лидерами нации и нацеленной на служение своему народу.

Образовательный процесс в гуманитарной гимназии-интернат основывается на новых образовательных стандартах, исходя из запросов общества к социальному статусу личности, среди которых самыми главными являются системность, способность брать ответственность за принимаемые решения, стремление к сотрудничеству, способность к самообразованию и принятию нового, активного гражданского позиции. Образовательный процесс направлен на развитие мышления и коммуникативных навыков, и развитие многообразной личности.

Осознавая всю ответственность перед обществом, и учитывая особенности нашего учреждения, мы организуем учебную и воспитательную деятельность в строгом соответствии с нашей миссией.

Преимущества

Современный кампус

В 2016 году построен кампус «Нөркә» на 100 мест. В нем есть 2х и 3х-местные спальные комнаты, медицинская комната и зоны комфортного отдыха.

Проекты

Каждый ученик вовлечен в проектную деятельность. В этом направлении работают специальные педагоги и наставники.

Индивидуальный подход

В каждом классе учится по 12-14 учеников, а значит, каждому ученику уделяется внимание. Учителя и наставники также курируют индивидуальные проекты учащихся.

Методы обучения

Учителя, основываясь на личном успешном опыте, используют передовые методы работы.

Сильная команда

У нас работают учителя, прекрасно знающие свой предмет, и команда воспитателей, готовящих детей к жизни.

Национальное воспитание

Учащиеся гимназии изучают татарский язык, историю, культуру.

 

Обучение, проживание и питание бесплатное, учащиеся обеспечены 5 разовым горячим питанием, столовые обеспечены халяльной едой.

Прием в гимназию осуществляется на основе вступительных испытаний по математике, русскому языку и английскому языку.

В 2020 году вступительные испытания пройдут 16, 17 и 31 мая. Вся информация об особенностях испытаний, а также демоварианты заданий находятся на сайте: https://tbsh.org/admission